Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының
Чистай шәһәрендәге филиалы мәгълүмат бирә
2012 елның октябреннән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында иминләштерелгән затлар мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә торган иминият медицина оешмалары вәкилләре (Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр) эшләп килә. Алар үз эшчәнлекләрен гражданнарның кайсы иминият оешмасында иминләштерелүләренә бәйсез рәвештә гамәлгә ашыра.
Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның:
- мәҗбүри медицина иминияте кысаларында түләүсез медицина ярдәме алуга булган хокукларын тормышка ашыруга кагыла торган сорауларына җавап бирә;
- алар белән медицина оешмасы арасында чыккан бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтә;
- мәсьәлә Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан хәл ителмәсә, иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итә (телдән һәм язмача).
Иминият медицина оешмасы алга таба да гражданнарның мәҗбүри медицина иминиятенең дәүләт гарантияләре территориаль программасы күләмендә медицина ярдәмен түләүсез алуга, медицина учреждениесен һәм дәвалаучы табибны сайлап алуга, медицина ярдәме күрсәткәндә сәламәтлекләренә зыян салынган очракта, зыянны каплауга булган хокукларын, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәмен алганда хокуклары бозылган башка очракларда хокукларын яклаячак.
Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең эше турында тулырак мәгълүматны эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте буенча гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларының рәсми сайтларыннан, шулай ук «кайнар линия» телефоннары буенча алырга мөмкин (шалтырату Россия буенча түләүсез).
Иминият медицина оешмасы
|
Рәсми сайты
|
«Кайнар линия» телефоны
|
Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте
|
www.акбарсмед.рф
|
8-800-500-03-03
|
Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте
|
www.spasenie-med.ru
|
8-800-100-07-17
|
Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте
|
www.чулпан-мед.рф
|
8-800-200-10-65
|
2016 елда Пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр үз эшчәнлекләрен 16 медицина оешмасында дәвам иттерә, шул исәптән «Чистай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
|